Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тюльпан чәчкәсе эре булсын дисәң...

Суганын "ял иттерү" зарур!

Тюльпаннар шау чәчкәгә күмелгән чор. Икенче елга да матур, эре чәчәкләр үстерергә теләсәгез, суганнарын "ял иттерергә" кирәк.
Ә ул болай эшләнә: тюльпан чәчәкләре корыганнан соң, яфраклары саргая башлагач, суганнарын казып алыгыз. Гадәттә бу эш июнь азагында башкарыла.
Орлыкларны коры тартмага салып, ачык һавада, ләкин күләгә урында киптерегез. Аннары үзе кубып торган кабыгыннан тазартып, эрегә-вакка аерып, җылылык 25 градустан түбән булмаган җирдә көзгә кадәр "ял иттерегез". Алар өй түбәсе, келәт кебек урында яхшы саклана.
Ә көзен, көннәр коры һәм җылы чакта, кабат җиргә утыртыгыз. Шулай ел саен эшәгәндә, тюльпаннар эре һәм матур чәчәк атыр.

 

http://kiziltan.ru/poleznoe/11492-tyulpan-chchkse-ere-bulsyn-dis.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев