Украина Хөкүмәте илдә хәрби режим кертте
Яңалыклар тасмасы

Украина Хөкүмәте илдә хәрби режим кертте

Владимир Зеленский Украина халкын тынычлыкны сакларга һәм өйдән чыкмаска чакырды.

Украина Хөкүмәте илдә хәрби хәл режимы кертте.

Украина Президенты Владимир Зеленский үзенең телеграм-каналында дөнья күргән видеомөрәҗәгатьтә шул хакта хәбәр итте.

Ул шулай ук РФ Хәрби көчләренең Украина хәрби структурасы объектларына һөҗүм итүе хакында белдерде.

«Украинаның күп кенә шәһәрләрендә шартлау тавышлары ишетелде», - диде Зеленский һәм Украина халкын тынычлыкны сакларга һәм өйдән чыкмаска чакырды.

Бүген иртән Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция уздыру карары турында игълан итте. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев