Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Украина Россия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзде

Саклану министрлыгында билгеләп үтүләренчә, Россия гаскәрләре Украина территориясендәге хәрби инфраструктураны гына утка тота, тыныч халыкка бернинди куркыныч та янамый.

Украина Россия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзде, дип белдерде Украина лидеры Владимир Зеленский. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Владимир Путин элегрәк Донбасста махсус хәрби операция үткәрү турында игълан иткән иде. Ул ышандырганча, Украинаны басып алу Мәскәүнең планнарына керми, биредә бары тик илне коралсызландыру һәм нацизмны бетерү хакында гына сүз бара.

Саклану министрлыгында билгеләп үтүләренчә, Россия гаскәрләре Украина территориясендәге хәрби инфраструктураны гына утка тота, тыныч халыкка бернинди куркыныч та янамый.

Шуннан соң ике сәгатькә якын вакыт үткәч ведомствода искәртүләренчә, Украина чик сакчылары «бернинди каршылык та күрсәтми», Украинаның һава һөҗүменә каршы оборона чаралары юк ителгән, хәрби авиабазаларның инфраструктурасы сафтан чыгарылган. Чит ил гаммәви мәгълүмат чараларында Украина күгендә Россия самолетының бәреп төшерелүе хакында мәгълүмат дөнья күргән иде. Саклану министрлыгында әлеге мәгълүматны расламадылар. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: фаҗига