Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уку алдынгыларына Рөстәм Миңнеханов имзасы куелган көндәлек бирәчәкләр

Татарстанда «Президент көндәлеге» проекты старт алды. Әлеге көндәлеккә укуда алдынгы һәр бала ия булырга мөмкин.

Аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы куелган була. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Һәр укучының дүртенче чирек ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы куелган Президент көндәлегенә ия булу мөмкинлеге бар. Әлеге көндәлекне Казан Кремлендә тантаналы төстә тапшырачаклар», — диелә хәбәрдә.
Мондый көндәлекне алу өчен 19 майга кадәр «Комсомольская правда» газетасы редакциясенә үзеңнең уку алдынгы икәнлегеңне раслаучы дәлилләр (электрон көндәлекләрнең скриншотларын яки кәгазь көндәлек битләренең фото/сканнарын) җибәрергә кирәк.
Газета редакциясе барлык фәннәр буенча дүртенче чирек дәвамында алынган «5»ле билгеләренең гомуми санын исәпләп чыгарачак.
Чирек дәвамында иң күп «5»ле алган укучылар җиңүче дип табылачак.
«5»ле билгеләрен электрон адреска (kpkzn@yandex.ru) яки WhatsApp номерына (+7 906 111 88 00) җибәрергә кирәк. Хатта торак пункт (шәһәр, район), укучының тулы исем-фамилиясе, мәктәбе, сыйныфы һәм телефон номеры күрсәтелүе шарт.

 

http://maydan.tatar/uku-aldyngylaryna-rostem-minnexanov-imzasy-kuelgan-kondelek-birechekler/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X