Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укучының “эш сәгате” күпмегә сузыла?

Мәктәптә уку йөкләмәсенең нормасын кертмәкчеләр.

Гомумрусия халык фронты илебез мәктәпләрендә укучылар өчен тәүлеклек йөкләмә билгеләү турындагы тәкъдим белән чыкты. Аның вәкилләре “Роспотребнадзор”га мөрәҗәгать иткән дә инде.
Алар фикеренчә, бүген Русия укучыларының федераль дәүләт стандартлары буенча күрсәтелгән программаны үзләштерүгә вакыты җитми. Экспертлар билгеләвенчә, башлангыч сыйныф укучысының “эш сәгате” — атнасына 47 сәгать тәшкил итә. Бу өлкәннәрнең эш сәгатен дә узып китә: аларның атнасына 40 сәгать санала.
Гомумрусия халык фронты вәкилләре белдерүенчә, балалар секцияләре, түгәрәкләр һәм шәхси дәресләр күпчелек очракта мәктәптәге сәгатьләрнең дәвамы гына булып тора. Чынлыкта исә өстәмә сәгатьләр белем дәрәҗәсен киңәйтү һәм күңел ачу өчен кертелгән.
Экспертлар, шулай ук, чамадан артык эш йөкләү балаларның сәламәтлегенә зыян китерүен дә ассызыклый.

 

https://kiziltan.ru/obraz/20676-ukuchyny-esh-sgate-kpmeg-suzyla.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев