Укучы – лауреат, укытучы – дипломат
Яңалыклар тасмасы

Укучы – лауреат, укытучы – дипломат

Лицейда алар белән горурланалар.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат коллективы өчен узган атна уңышлы булды. Укучы Адилә Гарипова белән укытучы Гүзәл Хәсәнова дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашты. 

Адилә VIII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең III турында уңышлы чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды.  Ул көмеш алка, Оренбург шәле һәм калфак белән бүләкләнде. 

Гүзәл Хәсәнова Бөтенроссия туган тел укытучылары бәйгесендә дипломант булды.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф Җиңүчеләр конкурслар

Нет комментариев