Чаллы мэры иң яхшы укытучыларны җыячак
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры иң яхшы укытучыларны җыячак

Шәһәрдә укытучылар көненә әзерләнәләр.

5 октябрь - укытучылар көне. Шул уңайдан Чаллыда төрле чаралар үткәреләчәк. Бәйрәм алдыннан “Аңлаучы укытучы”, “Укытучыны котла” акцияләре узачак. 
3 октябрьда шәһәр балалар иҗаты үзәгендә мәгариф тарихы музее ачылачак. 4 октябрьда “Энергетик” мәдәният сараенда укытучылар көненә багышланган бәйрәм көтелә. 5 октябрьда сәгать 14.00 шәһәр мэры Наил Мәһдиев мәгариф өлкәсендә хезмәт куючы иң яхшы хезмәткәрләрне котлаячак. 6 октябрьда Чаллы педагоглары республика бәйрәменә чакырулы. 10 октябрьда яшь белгечләрне укытучылар сафына кабул итәчәкләр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев