Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уллыкка алган егеткә кияүгә чыккан Айсылу Чижевская аерылыша

«Аерылабыз. Даниилның кайда икәнен белмим!» - ди ул.

53 яшьлек Айсылу Чижевская-Мингалим 20 яшьлек ире Даниил белән аерылыша. Бу хакта ул «МК» басмасы журналистына сөйләгән. Исегезгә төшерәбез, Айсылу Чижевская-Мингалим узган елның октябрендә үзенә уллыка алган егеткә кияүгә чыгып, җәмәгатьчелекне таң калдырды.

«Миңа моны әйтергә оят иде», – дип башлый сүзен Айсылу Мингалим. Аннары компьютер экраны аша журналистларга ире Даниилның фотоларын күрсәтә. Аларда ир-егетнең күзләре һәм иреннәре буялган, шулай ук клиентлары шалтыратсын өчен, телефон номеры бар.

- Мин аны менә шушыннан чыгарырга тырыштым, җитди бәйлелектән дә. Хәзер Даниил качып китте һәм мин аны аннан коткарырга тырышкан тормышка кире кайтты. Ә минем белән бары тик минем пычранган репутациям генә калды. Никадәр оят булса да, хәзер мин дөреслекне әйтергә мәҗбүр. Даниил минем күзәтүем астында түгел, аны контрольгә алу мөмкин булмады. Иртәгә ул берәр нәрсә эшләсә, мин җаваплы булырга теләмим. Шуңа күрә мин аерылышырга дип гариза бирәм. Әлегә кадәр минем ирем булган кеше үзен Интернетта сата, – дип сөйләгән Айсылу Чижевская.

Тәрбиягә алган егеткә кияүгә чыккан Айсылу васыятнамә язды

Уллыкка алган егеткә кияүгә чыккан Айсылу Чижевская гаиләсендә шаккатмалы яңалыклар бар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев