Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уллыкка алган егеткә кияүгә чыккан Айсылу Чижевская гаиләсендә шаккатмалы яңалыклар бар

«Безнең балабыз булачак», дип хәбәр иттеләр алар.

Узган ел 53 яшьлек Айсылу Чижевская (язучы Рөстәм Мингалимнең кызы, җырчы Ренат Ибраһимовның туганы) үзе тәрбияләп үстергән 22 яшьлек Даниэльгә кияүгә чыгып бөтен республиканы шаулатты. Кичә "Россия-1" каналындагы турыдан-туры эфирда бу гаилә турында яңа мәгълүматлар дөньяга таралды. 

Бу гаилә хәзер Мәскәү янында затлы йортта яши башлаган. Иң коточкычы - Айсылу үзенең баласыннан баш тарткан. Баланы хатынның элеккеге дусты Фаина Садекова тәрбияли. Дөрес, аңа моның өчен Айсылу бер бүлмә алып биргән, аена 10 мең сум акча түләп тора икән. Аның каравы, хатын бар мөлкәтен яшь иренә васыять итте. Үзенең  баласы исә елый-елый әнисен көтә. Хатынының бу гамәлен яшь ир белмәгән. Телевизион тапшыруда ишетеп ул моңа шаккатты. 

Даниэль дә хатынын шаккаттырды. Моңа кадәр ул үзен бар яктан ятим итеп күрсәтте. Әбисе, әнисе һәм башка туганнарының үлеме турында сөйләгән иде. 

Баксаң аның әтисе, әнисе, үги әнисе, сеңелесе исән-сау. Тапшыруга килгән үги әнисе Ольга Зарипова Даниэльне 3,5 яшеннән белә, аны кечкенәдән талантлы булды дип сөйли. Малайны үз әнисе ташлап киткән, атасы холыксыз булган, шунлыктан ул ятимнәр йортында тәрбияләнгән.

"Мин ятимнәр йортына күчтәнәчләр алып Даниэль янына йөри идем. Хәзер талантлы егет үсте. Ә  без гади, бай да түгел. Шуңа күрә безнең белән аралашасы килмидер", - ди ул Даниэльне акларга тырышып. 

Даниэль тапшыруга килгән сеңлесе Ариананы кочаклады.

Айсылу белән Даниэль гаиләрендәге бу хәлләр турында өйдә ачыктан-ачык сөйләшергә карар кылдылар. Әйтүләренчә, алар Айсылуның авыру һәм уллыкка алган балаларын (аларны Айсылу кияүгә чыккач опека органнары алган иде) үзләренә алырга әзер. Шулай ук Даниэльның туганнарына да өйләренең ишекләре һәрвакыт ачык булачак. 

Тагын бер яңалык: Даниэль белән Айсылу бала көтә. Алар ЭКО ысулы белән ата-ана булачаклар. Әлегә булачак әни үзен яхшы хис итә.

"Иң мөһиме балабыз исән-сау булсын. Малаймы, кызмы булуы мөһим түгел", - ди Даниэль. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айсылу Чижевская-Мингалим Ренат Ибра