Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Урамга үзем чыктым бит!

Булган хәл.

Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе лифтларына озын чират. Авырулар да, аларның хәлләрен белергә килгән якыннары да әле бер ишеккә, әле икенчесенә бара-бара лифт көтә. Берьюлы ике лифт ачылды да җыелган халык шунда тулды. Мин ашыкмый идем, тагын килер әле дип көтеп калдым. Озак та көттерми лифт ишеге ачылды, бер ханым чыкты да мин кереп бастым. Кирәкле катның төймәсенә бастым. Шул вакыт минем янга ашыгып, йөгереп диярлек урта яшьләрдәге бер ир-ат килеп керде. Исәнләште. Үзенен авызы ерык, күзләре балкый. Уңайсызланып куйдым. Бу кеше мине таный торгандыр инде, ә мин һич исемә төшерә алмыйм бит. Бер дә күргән кебек түгел үзен. Аннары бу сүз башлады: «Урамга чыгып кердем. Ничә көн тора алмый яткан идем. Операциядән соң кабат йөри алырыма өметем тәмам өзелгән иде. Шулай була икән ул! Ә бүген менә үз аякларым белән әкрен генә урап кердем!»
Лифттан чыккач та күз алдымнан китмәде бу кешенең йөзе. Рәхәт булып китте. Чит кешегә дә иң бәхетле кичерешләрен әйтеп бирерлек булгач, аның бу минутлардагы халәтен аңлап була инде. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев