Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үсемлекләрне авырулардан ничек сакларга?

Суган чебененнән саклау өчен суганга да тоз эремәсе сибәргә кирәк.

Бор кислотасы. Ташкабак, теплицадагы помидор, борыч һәм баклажан чәчәген койса яки кыяр аз яралса, бор кислотасы эремәсе әзерләгез. 500 мл кайнар суга 2 грамм бор кислотасы кушалар. Аннан 10 литрга җиткереп су өстәргә кирәк. 

Аш тозы. Аш тозы чөгендерне балландыра. 4-5 чын яфрагы чыккач, һәм уңышын җыярга 1 ай кала, төбенә аш тозы эремәсе сибәләр. 10 л суга 0,5 стакан тоз кушыла. Суган чебененнән саклау өчен суганга да тоз эремәсе сибәргә мөмкин. 

Гәрчич порошогы. Гәрчич – теплица тәрәзәләрен юу өчен бик яхшы чара. Лайлач әкәм-төкәмнән зарарланучы үсемлекләр тирәсенә коры гәрчич сибәргә була. Кортычлардан саклау өчен июньдә крыжовникны гәрчич эремәсе белән эшкәртергә ярый. 10 л суга 100 грамм гәрчич порошогы салып 2 көн төнәткәч, сөзәргә hәм яртылаш су кушарга. 10 л суга 40 грамм сабын кушарга да мөмкин. Шушы ук эремә белән чәчәк атып бетергән җиләк-җимеш агачларын да эшкәртергә ярый. Ул алма кортыннан, гөблә, кандалалардан котылырга да ярдәм итә.

Чәй содасы үсемлекләрне ончыл чык чиреннән сакларга булыша. 1,3 л суга 1 чәй кашыгы чәй содасы кушылган эремәне кыярга сибәргә мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча уңыш җәй