Вафирә Гыйззәтуллина үләсен сизгән булган
Бертуган сеңелесе Рабига Гыйззәтуллина туган көне алдыннан апасы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
13 февральдә Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык, Россиянең атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллинаның туган көне. Шул уңайдан аның сеңелесе, югары категорияле педагог Рабига Гыйззәтуллина белән истәлекләр барладык.
Рабига ханым апасы белән соңгы тапкыр очрашуы турында да сөйләде.
– 2001 елның август аенда авылда очраштык. Зиратка баргач әни янына бер авылдашыбызны җирләүләренә бик борчылды. Әнинең баш очына басты да. «Сиңа кайттым, әнкәй» дип җырлап җибәрде. «Үлсәм, мине әни янына җирләрсез», – диде. Ул бу вакытта үлем исереклеге белән йөргән булган инде.
Сентябрьнең 16сында апабыз мәңгелеккә күзләрен йомды. Бу коточкыч хәбәрне Түбән Камада яшәүче Роза апа җиткерде. Мин ул чакта аякны сындырган идем. «Ныклап утыр. Авыр кайгы: безнең апа башка юк. 16 сентябрьдә 15.55 минутта авариягә очраганнар. Апа шунда ук үлгән», – диде. Аңымны җуя яздым.
Язманың тулы вариантын «Шәһри Чаллы» газетасының киләсе саныннан укырсыз.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев