Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ветеранны тукмап, талап чыкканнар

Уфа районында яшәүче 4 бәндә 93 яшьлек ветеранны талап чыгып киткән. Аларның өчесе элек хөкемгә тарттырылган булган.

Гыйнвар аенда төнен хәмер эчеп утырганда араларыннан берсе моңа кадәр үзе ярдәм күрсәтеп йөргән пенсионер әбине таларга тәкъдим итә.
Ирләр лом белән әби йортының тәрәзәләрен ачып, ветеранны бәйли һәм кыйный. Ахырда аның бөтен наградаларын, акчаларын һәм азык-төлеген алып чыгып китәләр.
Җинаятьчеләр киткәч, пенсионер әби әсирлектән котыла һәм танышларына шалтырата.
Урланган әйберләр — “Батырлык өчен” медале, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Жуков” медале, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” һәм башкалар.
Караклар аларны сатарга өлгермәгән, чөнки тиз арада тотылган. Алар гаепләрен тулысынча таныган һәм сак астына алынган.

 

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев