Винарис Ильегет гаиләсенә кайгы килгән
Яңалыклар тасмасы

Винарис Ильегет гаиләсенә кайгы килгән

Җырчы үзе хәбәр итте.

Татарстанның атказанган артисты Винарис Ильегет гаиләсе тагын югалту кичерә. 

Аның икетуган абыйсы мәңгелеккә киткән.

«Минем соңгы икетуган абыем вафат булды. Алик Хуҗягулов озакка сузылган каты авырудан соң мәңгелеккә күзләрен йомды. Әниемнең бертуганнары, минем икетуганнарым барсы да китте. Без сеңелем Света белән икәү генә калдык», – ди ул.

Мәрхүмнең урыны җәннәттә, туганнары, якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


югалту Лилия Хәмитова Винарис Ильегет

Нет комментариев