Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ви­рус баш­ миенә дә һө­җүм итә

Бө­екб­ри­та­ния га­лим­нә­ре ко­ро­на­ви­рус акыл дә­рә­җә­сен ки­ме­тә, дип рас­ла­ды­лар. Лон­дон­ның Им­пе­рия көл­ли­я­те һәм Кем­бридж уни­вер­си­те­ты га­лим­нә­ре ко­ро­на­ви­рус бе­лән авы­рып кит­кән ке­ше­ләр­нең ин­тел­лект дә­рә­җә­се­нең си­зе­лер­лек ки­мү­ен ачык­ла­ган. Тик­ше­рү The Lancet жур­на­лын­да ба­сыл­ган, дип хә­бәр итә РИА Но­вос­ти.

Экс­пе­ри­мент­та 81 337 ке­ше кат­на­ша, шу­лар­ның 12 689ы ко­ро­на­ви­рус­ны төр­ле авыр­лык­та ки­чер­гән. Тест ког­ни­тив мөм­кин­лек­ләр ас­пект­ла­рын бил­ге­лә­ү­не мак­сат итеп куй­ган. Нә­ти­җә­дә, авы­ру­чы­лар­ның кү­бе­сен­дә, шул исәп­тән җи­ңел фор­ма­да уз­ды­ру­чы­лар­ның да, би­рем­нәр­не үтәү бе­лән бәй­ле проб­ле­ма­лар ви­рус бе­лән оч­раш­ма­ган ке­ше­ләр­гә ка­ра­ган­да еш­рак ки­леп чык­кан.
Иң кы­е­ны ар­гу­мент­лау һәм план­лаш­ты­ру кү­нек­мә­лә­рен та­ләп итә тор­ган бу­рыч­лар­ны хәл ит­кән­дә бул­ган. Мон­нан тыш, нә­ти­җә­ләр авы­ру озак­ка су­зыл­ган­да ко­ро­на­ви­рус­ның бе­рен­че кү­рен­гән симп­том­на­рын, ае­рым ал­ган­да, “баш то­ман­ла­ну”, игъ­ти­бар туп­лау һәм сүз­ләр та­бу бе­лән бәй­ле проб­ле­ма­лар­ны рас­ла­ды.
Ког­ни­тив зы­ян ки­лү­нең җит­ди­ле­ге өлеш­чә авы­ру­ның авыр дә­рә­җә­се бе­лән бәй­ле бу­ла. Әй­тик, үп­кә­ләр­не ясал­ма вен­ти­ля­ция ап­па­ра­ты­на то­таш­ты­рыр­га ки­рәк бул­ган па­ци­ент­лар­ның кы­ен­лык­ла­ры ае­ру­ча зур: алар­ның ин­тел­лект ко­эф­фи­ци­ен­ты җи­де пун­ктка төш­кән. Ин­сульт ки­чер­гән һәм ал­га та­ба нәр­сә­гә дә бул­са өй­рә­нә ал­ма­ган ке­ше­ләр­дә дә мон­дый хәл кү­зә­тел­мә­гән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек короновирус