Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вирусны вакцина ясатмыйча җиңеп булмый!

11 октябрьдән Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы чаралар катгыйланды. Республикада аерым категория гражданнарга мәҗбүри вакцинация кертелде.

Предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләрнең 80%ы вакцина алырга тиеш. «Вакцинациянең беренче этабын узмаган хезмәткәрләр 9 ноябрьдән эштән читләштерелә. 7 декабрьдән исә вакцинаның икенче компонентын алмаучылар эштән азат ителә», – дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Чаллы идарәсе җитәкчесе Илгизәр Бариев. Аның сүзләренә караганда, шәһәрдә күрсәткечләр республика дәрәҗәсеннән 2%ка кимрәк булса да, тынычланырга иртәрәк әле. Шунлыктан Роспотребнадзор хезмәткәрләре дүшәмбе көнне Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина имзалаган карарның үтәлешен тикшерә башлыйлар.
Предприятие һәм оешмаларга коллективтагы кешеләрнең 80%ын вакцинацияләү зарурлыгы күрсәтелгән 19 карар җибәрелгән. Бүгенге көндә 6 кибет, 4 медицина үзәге, 2 балалар бакчасы һәм 2 предприятие җитәкчелеге административ җаваплылыкка тартылган инде.
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова әйтүенчә, бүгенге көндә 118 кеше табиблар күзәтүе астында. Шәһәрдә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның беренче өлешен – 143 620, икенчесен 115 608 кеше алган. Чаллыда 115 мең доза вакцина бар. Аны шифаханәләрдә ясатырга була. Зурлар шифаханәләрендә кеше санына карап, 1-4 бүлмә эшли. Моннан тыш, мобиль төркемнәрне предприятие һәм оешмаларга да чакырып була. Аерым керү урыны булган сәүдә үзәкләрендә вакцина ясату пунктлары ачу буенча да эш алып барыла. «Омега» сәүдә үзәгендә медицина пунктына аерым керү урыны булмаганлыктан, ревакцинация генә ясыйлар.
Җитәкчеләр куркыныч вирусны вакцина ясатмыйча җиңеп булмаячагын ассызыклап, халыкны кабат вакцина ясатырга чакырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус

2
X