Халык артисты җитди операция кичергән
Яңалыклар тасмасы

Халык артисты җитди операция кичергән

Ни булган?

Социаль челтәрләрдә Татарстанның халык артисты Фердинад Сәлаховның хастаханәдә ятуы турында хәбәр чыккач, язылучыларыбыз: «Яраткан җырчыбызга ни булды икән», – дип шалтыраттылар.

Җырчының иҗатташ дусты Зөһрә  Сәхәбиевадан Фердинад Сәлаховның хәле турында сораштым.

«Фердинад Сәлаховның йөрәгенә җитди операция булды. Хәлен белешеп торам. Аллаһка шөкер, әкрен генә җайлана. Кискен йогышлы авыруларга бәйле рәвештә,  хастаханәләргә авырулар янына кешеләрне кертмиләр  бит. Исән-сау терелеп чыгып, тамашачыларны сөендереп яшәргә язсын аңа», – диде Зөһрә ханым. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу хәния фәрхи Илсөя Бәдретдинова Әнвәр Нургалиев

Нет комментариев