Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрбиләргә – элемтә чарасы

Чаллы мэры хәрбиләр белән очрашты.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Егетләрнең хәлләрен сорашты. Мэр полк командиры урынбасары гозерын үтәде – махсус хәрби операциядәге егетләргә 30 радиостанция тапшырды. 

Хәрби мэрга: «Безне онытмаганыгыз өчен, даими ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт», – диде.

Шәһәр мэры үз чиратында егетләргә Ватанга тугры хезмәт иткәннәре өчен рәхмәт әйтте. «Командир радиостанция сораган иде. Без егетләргә 30 радиостанция җибәрәбез. Сезнең җиңү белән исән-сау Чаллыга кайтуыгызны телибез», – диде.

Радиостанция заман таләпләренә җавап бирә. Ул юеш шартларда гына түгел, хәтта суга тыгып алсаң да эшли. Аны 15 км диаметрда кулланып була, аккумуляторы озакка җитә, смс хәбәрләр җибәрү мөмкинлеге дә бар. 

Фотолар шәһәр сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция #своих не бросаем