Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрбиләрне үлемнән коткарган эт

Бу турыда шәһәрдәшебез Фәрит Зарипов хәбәр итте.

Махсус хәрби операциядәге егетләргә даими ярдәм итүче эшмәкәр Фәрит Зарипов үзәк өзгеч хәбәр җиткерде. Балбес кушаматлы эт махсус хәрби операция зонасында егетләрне үлемнән коткарып калган. Үзе үлгән.

Эт алгы фронттагы хәрбиләр янына килгән һәм тиз арада аларның тугры дустына әйләнгән булган. 

Хәрбиләрнең дрон-комикадзедан качуларын күреп ул, якын дусларына куркыныч янаганын аңлап алган. Икенче юлы дроннар хәрбиләр ягына килә башлагач, егетләр кайсы кая качкан, ә Балбес дронга аяклары һәм тешләре белән ташланган. Нәтиҗәдә  дрон безнекеләргә һөҗүм итә алмаган, хәрбиләр исән калган,  эт үзе үлгән. 

Соңыннан хәрбиләр үзләрен саклап калган Балбес өчен үч алганнар, ә волонтерлар курку белмәс эткә багышлап шигырләр язганнар. Аны тугры дус, курку белмәс хәрби дип атаганнар. Балбесның баласына Җиңү көнен күрергә насыйп булсын дип теләгәннәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция үлем-китем дүрт аяклы дус