Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хатын-кыз шок хәлендә

Авариядә өч кешенең сәламәтлегенә зыян килә.

Кичә кичке сәгать 6 тулганда Яр Чаллы шәһәре һәм Борды авылы арасында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Алдагы машинаны узарга чыккан «Лада Гранта» автомобиле каршы юнәлештәге полосадан килүче «Мерседес Бенц» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә өч кешенең сәламәтлегенә зыян килә. «Лада Гранта» йөртүчесе – 56 яшьлек ир-ат – баш мие җәрәхәтләре ала, аяк табаны сөяге сына. Аның пассажирының – 50 яшьлек хатын-кызның – шулай ук башына зыян килә, кабыргалары берничә урыннан сына, травматик шок хәлендә ул БСМПга озатыла. «Мерседес Бенс»ның 59 яшьлек йөртүчесенең күкрәк сөягенә зыян килә, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлеге бпшлыгы Шамил Ганиев. 

Фото:  Дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлегеннән 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига