Хатынын суеп үтергән
Яңалыклар тасмасы

Хатынын суеп үтергән

Бу хәл Буада булган.

Татарстанның Буа шәһәрендә коточкыч хәл булган. Бер йортта пычак белән яраланган хатын-кыз мәете табылган. 

Әлеге җинаять кылуда шикле дип табылган 37 яшьлек ир-ат тоткарланган. Тикшерү барышында аның шәхси дошманлык аркасында хатын-кызны суюы ачыкланган.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада Тикшерү ир-атны сак астына алу үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять үлем-китем үтерү

Нет комментариев