Хезмәт бәхәсләре буенча суд чыгымнарын кем түли?
Яңалыклар тасмасы

Хезмәт бәхәсләре буенча суд чыгымнарын кем түли?

Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау:
– Эштәге җитәкчем отпуск өчен түләмәде, шуңа аны судка бирергә уйлыйм. Җиңеп чыксам, ул минем суд чыгымнарын капларга тиешме?
Җавап:
– Хезмәт бәхәсләре (трудовой спор) буенча суд чыгымнары хезмәткәрдән тотып калынмый, суд аның таләпләрен караганнан соң нинди нәтиҗәгә килсә дә. Шул исәптән таләпләрен канәгатьләндерүдән тулаем баш тарткан очракта да. Бу – гомуми кагыйдәдән (РФ Гражданнар процессуаль кодексының 1 нче бүлеге, 98 нче маддәсе буенча) искәрмә.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юрист хезмәте

Нет комментариев