Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа Чишмә районының авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 62 тоннадан артык сөт сата

Бу 2019 елга караганда 1,8 тоннага күбрәк. Яңа Чишмә районының авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 62 тоннадан артык сөт сата

 Югары майлылыкны (3,7 процент) исәпкә алып, сату зачет авырлыгында 66,6 тоннага җитә. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

2019 ел дәрәҗәсенә карата сату 103 процентны тәшкил итә (1,8 тоннага күбрәк). Уртача сату бәясе 25 сум/кг, бу 2019 елга караганда 0,8 сумга күбрәк.

Барлык хуҗалыклар сөтне, «Агро-Основа» ҖЧҖдән тыш, узган ел белән чагыштырганда, күбрәк саталар. Бу агрофирмада савым сыерлары, райондагы барлык савым сыерларының 50 проценттан артыграгын тәшкил итсә дә, асрау технологиясен бозу аркасында, продукцияне сату 2019 ел дәрәҗәсеннән өч тоннага кимрәк, диелә хәбәрдә.

«Хәзер терлекләрне кышкы рационнар буенча ашату, су эчертү, вакытында каплату, моционны (саф һавага чыгару), һ.б. эшләрне күзәтеп торырга кирәк», — диде район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев