Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел ялларын ике атнага озынайталар?

“Россия коммунистлары” партиясе Хөкүмәткә Яңа ел бәйрәме ялларын, хезмәт хакын саклап, ике атнага – 24 гыйнварга кадәр озайтырга тәкъдим иткән. Сәбәбе – әлеге дә баягы коронавирус пандемиясенең көчәюе. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итте.

“Россия коммунистлары” Үзәк комитеты исеменнән, партиянең Яңа ел каникулын (2021 елда 1-10 гыйнварда була) ике атнага озайту, ягъни киләсе елда каникулга 11-24 гыйнвар көннәрен дә өстәү мөмкинлеге, шул ук вакытта 2020 елның язы тәҗрибәсен (коронавирус пандемиясенең беренче дулкыны башлану сәбәпле игълан ителгән мәҗбүри ял көннәренә эш көннәре кебек түләнелде) кабатлау мөмкинлеге турында тәкъдимен карауны сорыйм”, – дип язган үзенең мөрәҗәгатендә партия Үзәк Комитеты рәисе Максим Сурайкин.

Мөрәҗәгатьтә, коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны арткан бер мәлдә, мондый чара халык сәламәтлеген саклауга, хастаханәләрнең шыгрым тулылыгыннан котылып калу, инфекция таралуны тоткарлау һәм үзебезнең вакциналарны киңрәк тарату өчен вакытны отуга юл ачачак, дип билгеләп үтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балык балыкчы ял

2
X