Шəhри Чаллы

Яңа туган баласын чоланга чыгарып туңдырган

Иглин районында коточкыч хәл булган.

Кичә, 14 ноябрьдә, бер бик үк имин булмаган, эчәргә яраткан гаиләдә низаг чыккан. Ир кеше авырлы хатынын тукмап, чыгып киткән. Әйткәндәй, алар законлы никахта булмаган.
Хатын, дәваханәгә мөрәҗәгать итми генә, өендә бала тапкан һәм яңа туган сабыен чоланга чыгарып куйган. Мескен бала шунда туңып үлгән.
Бу кансыз хатынның өченче баласы булган. Алдагы ике сабыен да ул йорт шартларында гына дөньяга китергән булган. Үз баласының гомерен өзгән хатынга карата җинаять эше кузгатылган.

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/15812-yaa-tugan-balasyn-cholanga-chygaryp-tudyrgan.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: