Яңа туган сабыйны урманда калдырып киткәннәр
Яңалыклар тасмасы

Яңа туган сабыйны урманда калдырып киткәннәр

Бөҗәкләрдән таланып беткән нәнигә бер пенсионер тап булган.

Бу хәл Воронеж өлкәсенең Нижняя Ведуга  авылында була.  Бөҗәкләрдән таланып беткән нәнине урманда бер пенсионер күреп ала. Бала өстенә пеленка ябылган килеш, нарасыйларны күчереп йөртә торган махсус сумкада яткан.

Ир-ат табиблар чакырткан. Өшү билгеләре белән баланы өлкә клиник дәваханәсе реанимациясенә салганнар. Хокук сакчылары әлеге очрак буенча җинаять эше кузгаткан, дип яза lenta.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


иминлек сак фаҗига

Нет комментариев