Янгын да куркыныч, штрафлар да
8 июньнән административ хокук бозулар турында РФ Кодексына үзгәрешләр керде.
Аның буенча янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга карата штрафлар арта: гражданнар өчен 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр тәшкил итә, Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен штраф күләме ике тапкыр арта – 40 мең сумнан 60 мең сумга кадәр һәм 300 мең сумнан 400 мең сумга кадәр.
Янгынга каршы махсус режим шартларында таләпләр тагын да катгыйрак: гражданнар өчен штраф -10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен штраф 30 мең сумнан 60 мең сумга. Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен штраф күләме ике тапкыр арткан – 60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр һәм 400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев