Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы курчак театры Төбәкара фестивальдә ике җиңү яулады

Чаллы курчак театры «Золотое колечко» IV Төбәкара курчак театрлары фестивалендә берьюлы ике номинациядә җиңү яулады.

Жюри фикеренчә, "Кроткая" - иң яхшы спектакль дип табылды, шулай ук иң яхшы режиссер эше өчен диплом алды.

Фестивальдә Россиянең 13 әйдәп баручы курчак театры иҗаты бәяләнде.
Спектакльне куючылар: режиссер-куючы һәм инсценировканың авторы - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев (Казан), рәссам-куючы - Денис Токарев (Ижевск), композитор - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин. Рольләрне театрның әйдәп баручы артисты Егор Митрофанов, Ева Кошкина, Татьяна Салихова, Минзария Туктарова, театрның әйдәп баручы актрисасы Римма Митрофанова башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр кукол