Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы Россиядә бизнес-җәлеп итү буенча лидерлыкка иреште

Тиз үсүче шәһәрләрнең гомуми рейтингында Яр Чаллы җиденче урынны алды.

Автокаланың «Бизнес өчен җәлеп итүчәнлек» күрсәткече башка шәһәрләр арасында беренче урынга чыкты. Дүртенче урын «Эшмәкәрлек активлыгы» өчен бирелде. 

Рейтингны төзегәндә шәһәрләрнең социаль-икътисадый үсешенең иң мөһим критерийлары исәпкә алынды, алар тугыз төркемгә берләштерелде: демография, эш белән тәэмин итү һәм хезмәт хакы, эшмәкәрлек активлыгы, кулланучылар активлыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеш, җинаятьчелек һәм шәһәрнең бизнес алып бару өчен җәлеп итүчәнлеге. Рейтинг төзегәндә барлыгы 33 критерий исәпкә алынды. Беренчел мәгълүмат чыганагы булып, муниципаль статистика мәгълүматлары базасы тора, моннан тыш, СПАРК Интерфакс, FIRA, «ПЭК» компаниясе һ.б. чыганаклардан мәгълүматлар кулланылды.

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38994

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев