Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы шәһәренең төзелеп килүче спорт объектлары исем алды

Җиңүнең 40 еллыгы урамында төзелә торган яңа боз аренасы «КАМАЗ», Гренада паркындагы футбол манежы – «Победа» дип аталачак.

Яңа спорт объектларының исемнәрен Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев яңгыратты. 52 комплекстагы төзелеп килүче ясалма бозлы ябык түбәле шугалакның әзерлеге 75% тәшкил итә. Футбол манежы 91%ка әзер.

"Объектлар финиш сызыгына якынлаша. Боз аренасы «КАМАЗ» дип исем йөртәчәк. Бу –төрле вакытта эшләгән һәм хезмәт куйган меңләгән КАМАЗ коллективы хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтү. Футбол манежы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Җиңү – футболчылар өчен дә, илебезнең барлык халкы өчен дә иң мөһиме", – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев