Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда 6,5 процент белән ташламалы ипотека буенча 76 килешү төзелде

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, май аенда чаллылылар ташламалы ипотека буенча 6,5% ставкасы белән 76 килешү теркәгән

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова билгеләп үткәнчә, Татарстан Росреестрында ипотеканы кулланып дәүләт ярдәме алу буенча документлар пакетлары аерым контрольдә тора: “Беренче ташламалы ипотека Татарстан Росреестры тарафыннан май башында теркәлгән иде. Бүген без Татарстанда әлеге процесста катнашучыларның – банклар һәм төзүчеләр, шулай ук яңа төзелешләрдә фатирлар сатып алучы гражданнарның активлыгы ни дәрәҗәдә артуын күзәтәбез. Безнең фикеребезчә, әлеге программа, һичшиксез, күчемсез милек базарында яңа драйвер булачак". Апрель аенда РФ Хөкүмәте яңа төзелешләрдә торак сатып алучылар өчен елына 6,5% белән ташламалы ипотека программасын раслады. 2020 елның 1 ноябренә кадәр ипотека кредитларын рәсмиләштерүче Россия гражданнары ташламалы ипотекага дәгъва итә ала. Шул ук вакытта түбәнәйтелгән ставка кредитның бөтен вакытына гамәлдә. Программа буенча кредит бирү срогы 20 ел тәшкил итә, беренчел взнос – торак бәясенең 20%тан да ким түгел. Бер ай эчендә Татарстан Росреестры ташламалы ипотека буенча 288 килешү теркәгән. Шулай ук Лаеш районында – 29, Әлмәт районында – 21, Яшел Үзән районында – 18, Биектау районында – 5, Баулы районында 1 ташламалы ипотека буенча килешүләр теркәлгән.

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев