Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда 9 560 салым түләүче 13 меңнән артык онлайн-касса теркәгән

2021 елның 1 июленнән онлайн-кассага мәҗбүри күчүнең финал этабы тәмамланды. Июль башыннан барлык оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр, № 54-ФЗ Федераль законы нигезендә сроксыз азат ителгән категорияләрдән тыш, исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын кулланырга тиеш.

Яңа буын контроль-касса техникасы - онлайн-кассалар, фискаль мәгълүматларны салым органнарының мәгълүмат системасына автомат рәвештә тапшыруны тәэмин итә. Бүгенге көндә Яр Чаллыда 9 560 салым түләүче 13 меңнән артык онлайн-касса теркәгән. Әлеге сан  реформага кадәр касса аппаратларының саныннан 2,5 тапкыр артып китә.
Салым инспекциясе искә төшерә: рестораннарда, сәүдә үзәкләрендә, кибетләрдә яки ваклап сату базарларында, теләсә нинди товарлар сатып алганда сатучы сатып алучыга касса чегы бирергә тиеш, ул нинди дә булса товарны акчалата яки банк картасы ярдәмендә сатып алу фактын раслаучы документ булып тора.
Касса чегында түбәндәге мәҗбүри реквизитлар булырга тиеш: сатучының ИННы; оешманың исеме; квитанциянең тәртип номеры; сатучы затның вазыйфасы һәм аның сменасы; документ биргән кассаның номеры, төгәлрәге, фискаль тупланма номеры; тулы бәя һәм аны түләү ысулы; сатып-алу ясау датасы һәм вакыты һ.б. Шулай ук касса чегында сату операциясе турында төп мәгълүматны шифрлы рәвештә үз эченә алган QR-код урнашырга тиеш. Әлеге кодның сканерланган варианты Россия Федераль салым хезмәте сайтында һәм «Чекны тикшерү» кушымтасында чекны тикшерергә мөмкинлек бирә.
Касса чегы - сатучы белән сатып алучы арасында төзелгән килешүнең үзенчәлекле формасы, ул «сату-алу» килешүе уңышлы төзелгәнлеген раслый.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым