Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда балалар кул эшләреннән яңа ел ярминкәсе оештырылды

Балигъ булмаганнар белән эшләү буенча полиция хезмәткәрләре оештырган балалар иҗаты ярминкәсе традициягә әйләнде.

 Анда ел саен махсус, коррекцион һәм гомуми белем бирү уку йортларыннан балалар коллективлары күбрәк катнаша. Аларның саны сигездән унөчкә кадәр арткан. Ярминкәдә 78 нче А. С. Пушкин исемендәге лицейның, 1нче балалар иҗат йортының, «Асылташ» социаль-тернәкләндерү үзәгенең, 67,68, 69, 87 коррекцион мәктәпләренең, шулай ук  7, 11, 30, 33, 40, 41 гомуми белем бирү мәктәпләренең яшь осталары үз кул эшләрен тәкъдим иттеләр.
Кул эшләнмәләренең оригинальлеге, башкару осталыгы берәүне дә битараф калдырмады. Ярминкәдән җыелган акчалар авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.

 

http://nabchelny.ru/news/34845

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев