Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда беренче тапкыр Карга боткасы бәйрәме үткәрелә

6 апрель көнне 13:00 сәгатьтә шәһәрнең "Җиңү" мәдәният һәм ял паркында беренче тапкыр Карга боткасы милли бәйрәме узачак.

у - башкортларның тарихи борынгы йола бәйрәме. Аны язын, каргалар килгәч үткәрәләр. Бу көнне кешеләр балалар белән басуга чыгалар, аларга ашарга яраклы яшеллекне күрсәтәләр һәм шуларны танырга өйрәтәләр. Аннары бергә җыелып ботка әзерләргә керешәләр. Ботка өчен азык-төлекне балалар авыл буйлап җыеп йөриләр. Барысы да җырлыйлар һәм бииләр. Шуннан соң месәкәй әби (убырлы карчыкның прототибы) пәйда була, ботканы урларга яки балаларга зыян салырга тырыша. Өлкәннәр аны догалар укый-укый куып җибәрәләр. Шуннан соң барысын да ботка ашарга чакыралар, җыеннан калган ризыкларны теләк тели-тели каргаларга, башка кошларга сибәләр.

Чаллылылар өчен башкорт якшәмбе мәктәбе һәм «Гөлнәзирә» ансамбле артистлары һәм "Чишмә" Халыклар дуслыгы йортының башка иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Әлеге чара шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән үткәрелә.

 

http://nabchelny.ru/news/35897

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев