Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда ике спорт мәйданчыгы ачтылар

Бүген Яр Чаллыда 13 һәм 44 мәктәпләрдә футбол мәйданчыклары ачылды. Спорт мәйданчыкларын ачу тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев та булды.

Беренче булып 13нче мәктәп каршындагы футбол мәйданчыгын ачу тантанасы узды. Биредә футбол кыры шәһәр Советы депутаты, «Кориб» ҖЧҖ генераль директоры Олег Коробченко һәм «Лидертранс» ҖЧҖ директоры Михаил Устюжанинның финанс ярдәме белән барлыкка килде. Объектның бәясе 4,2 млн сум тәшкил итә. «Бу кешенең, эшмәкәрнең үз шәһәре алдында социаль җаваплылыгы дип атала. Алар малайлар һәм кызлар футбол уйный алсын өчен җитди финанс ресурслары кертү мөмкинлеген таптылар. Теләсә кайсы зур футбол ишегалды спортыннан башлана», - дип билгеләде мэр.

44 нче мәктәп каршында да яңа футбол кыры барлыкка килде. Дүрт млн сум күләмендә спорт мәйданчыгы шәһәр Советы депутаты, «Кориб» ҖЧҖ генераль директоры Олег Коробченко һәм Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты ЯАҖ генераль директоры Андрей Фомичев акчасына билгеләнгән иде.

«Ике ел элек тә волейбол мәйданчыгы ачылды. Ул вакытта без шәһәр Советы депутатлары һәм бизнесменнар белән биредә ясалма өслекле яхшы футбол кыры төзү мөмкинлеген табырбыз дип вәгъдә иттек. Футбол – дөньяда беренче уен. Футбол белән шөгыльләнергә теләгән балаларның теләкләре тормышка ашырылып килә. Шөгыльләнегез, файдаланыгыз», – диде Наил Мәһдиев.

Наил Мәһдиев балалар белән футбол уйнады һәм яшь футболчылар тубына имза куйды.

 

http://nabchelny.ru/news/34386

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев