Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Мэр чыршы бәйрәмнәре старт алды

Бүген «КАМАЗ» мәдәният сараенда шәһәр Мэрының беренче чыршы бәйрәме старт алды, анда уку алдынгыларын, фән олимпиадалары җиңүчеләрен, җәмәгать оешмалары активистларын чакырдылар. Яңа ел бәйрәмен шәһәр мэры Наил Мәһдиев ачты.

«Бүген сез башкарган эшләр тормышта үзегезгә кирәк булачак. Мэр булып тумыйлар, мэр итеп билгеләнәләр. Мин дә ярты миллионлы шәһәр башлыгы булырмын дип уйламаган идем. Без барыбыз да укыдык. Математика, физика, химия, әдәбият, спорттагы казанышлар буенча барлык белемнәр кирәк булды, дип ышандыра алам. Минемчә, бу залда шәһәрнең һәм автокала заводларының булачак җитәкчеләре утыра», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Шулай ук Наил Мәһдиев автокаланың үсеш перспективаларын билгеләде: «Без ким дигәндә ике ябык боз сарае төзү бурычын куябыз, киләсе елга аквапарк төзелешен башларга ниятлибез, безгә нәфис гимнастика, хәрби сәнгать үзәге кирәк».Яңа ел бәйрәме кунакларына «Мастеровые» рус драма театры спектакле тәкъдим ителде.Укучыларга татлы бүләкләр тапшырылды.Быел Мэр чыршы бәйрәмнәре 27 декабрьгә кадәр барачак. Анда 6300 укучы чакырылган, алар арасында инвалид балалар, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, активистлар, уку алдынгылары бар.
«Мастеровые» рус драма театры, «КАМАЗ» һәм «Энергетик» мәдәният сарайлары Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү өчен төп мәйданчыклар булачак.

 

http://nabchelny.ru/news/34769

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев