Яр Чаллыда пляж волейболы буенча турнирда 22 команда катнашты
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда пляж волейболы буенча турнирда 22 команда катнашты

«МИКСТ – 2021» дип аталган пляж волейболы буенча турнирда 22 команда көч сынашты.

Турнир Г.Тукай исемендәге яр буенда 2гә 2 форматында (1 егет һәм 1 кыз) үтте. Катнашучылар Яр Чаллыдан кала, Менделеевск, Казан, Әлмәт, Җәлил поселогыннан, хәтта Пермь шәһәрләреннән килгәннәр иде.
Нәтиҗәдә, Пермь шәһәренең BORJOMI командасы беренчелекне яулады. Икенче урында “Фиксики” командасы белән чаллылылар калды. Өченче урын исә шулай ук Пермь шәһәренең «Пуфф» исемле командасына бирелде. Җиңүче командаларга кубоклар, медаль, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.     

 

Фото: http://nabchelny.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спорт волейбол

Нет комментариев