Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда "Татар дозоры" квест-уенын оештыралар

20 апрель көнне 10:00 сәгатьтә Яр Чаллыда "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында «Татар дозоры» квест-уены узачак.

Катнашырга гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары, шулай ук урта һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре студентлары чакырыла. Квест-уенда катнашу өчен биш кешедән торган команда җыярга, гариза тутырырга һәм өй биремен үтәргә кирәк, ягъни: татар телендә  хаталы язылган биш элмә тактаны табарга (мәсәлән, урам исемнәре, биналардагы элмә такталар) һәм аларны urbantatar@gmail.com почта адресына җибәрергә.
Квест автокаланың Үзәк урамы буенча аң-белем алу, мавыктыргыч уен форматында оештырылудан гыйбарәт. Уен берничә мәйданчыктан тора. Квест нәтиҗәләре буенча һәр категориядә өч җиңүче команда билгеләнәчәк: укучылар һәм студентлар арасында. Әлеге командалар 27 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең "Мин татарча сөйләшәм" концертында бүләкләнәчәк.

Катнашу өчен гаризаны күрсәтелгән сылтама буенча җибәрергә: https://goo.gl/forms/icQN0SI6bvqI3ihE3.

 

http://nabchelny.ru/news/35917

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев