Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда урам киносы фестивале узачак

Төзүчеләр көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү алдыннан чаллылыларны VI Бөтендөнья урам киносы фестиваленә чакыралар.

Төзүчеләр көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү алдыннан чаллылыларны VI Бөтендөнья урам киносы фестиваленә чакыралар. Чара 9 август көнне 17:00 сәгатьтә яңартылган Азатлык мәйданында планлаштырылган. Иң баштан реггетон, Вог (Vogue), ХайХилс (High Heels) заманча бию юнәлешләре буенча мастер-класслар һәм чыгышлар узачак. Аннары 17:40 сәгатьтә рок мәктәбе укучылары чыгыш ясаячак. 18:00 да лекторий башлана, аның темасы: "Тылсымлы дөньялар: кино, комикслар, китаплар". Лектор булып әдәби тәнкыйтьче Анатолий Ухандеев катнаша. 19:00дан 21:00 сәгатькә кадәр фестивальнең конкурс программасы тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар соңгы елда Россия режиссерлары төшергән төрле жанрдагы һәм стильләрдәге иң яхшы кыска метражлы тасмаларны күрә алачак. Кино күрсәтүдән соң, гадәттәгечә, фонарь уты белән иң яхшы фильм өчен тавыш бирү тантанасы булачак.

 Узган ел урам киносы фестивале "Яр буе" паркы мәйданында оештырылды һәм меңләгән чаллылыларны җыйды. Фестиваль ел саен Россия һәм дөньяның ачык мәйданчыкларында 2014 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә бөтен планетада 1000нән артык шәһәр урам киносы күрсәтелгән. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, карау бушлай.

 

 

http://nabchelny.ru/news/37424

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев