Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда волонтер отрядлары өлкән яшьтәге шәһәрдәшләргә ярдәм күрсәтә

Яр Чаллыда #МыВместе Бөтенроссия акциясе кысаларында 23 мартта «Орион» яшьләр үзәге базасында иреклеләр үсеше үзәге белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ярдәм итү буенча Волонтерлар штабы төзелде.

Волонтерлар беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм дарулар сатып алуда булышалар. Беренче атна эчендә кайнар линия телефоннары буенча 23 гариза кергән. Аларның берсе дә җавапсыз калмаган.

«Волонтерлык отрядлары Гомумроссия халык фронты вәкилләре, студентлар, эшләүче яшьләр өчен оештырылган. Отрядлар шулай ук «КАМАЗ» ААҖ базасында, «Ремдизель» заводында, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һәм Пенсия фондында булдырылган. Эшкә волонтер-медиклар, яшь педагоглар, яшьләр сәясәте учреждениеләре хезмәткәрләре һәм битараф булмаган чаллылылар кушылды», – дип шәрехләде вәзгыятьне Башкарма комитетның мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин. Алар барысы да инструктаж узган һәм шәхси саклану чаралары – медицина битлекләре һәм перчаткалар, шулай ук бейджлар һәм гаризалар формалары алган.

Волонтерларны теркәү dobro.ru Бөтенроссия сайтында бара. Шул ук сайтта "Өлкән яшьтәге кешеләргә ашыгыч (коронавирус) ярдәм күрсәтү буенча волонтерларны өйрәтү курсы" темасына онлайн-укулар оештырылды.

Чаллылыларга уңайлы булсын өчен, шәһәрнең һәр өч районында кайнар линия телефоннары оештырылган, аларга Чаллының өлкән яшьтәге кешеләре ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар:

Автозавод районы: 70-31-82; Үзәк районы: 70-31-78; Комсомол районы: 71-31-58.

Моннан тыш өстәмә телефонга да шалтыратырга була: 71-20-87.

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев