Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда яңгыр канализацияләрен төзүгә 2,5 млрд сум кирәк

Бүген йомгаклау матбугат конференциясендә Чаллы мэры Наил Мәһдиевка шәһәр яңгыр сулары канализациясе проблемасы кайчан хәл ителәчәге турында сорау бирделәр.

Шәһәр башлыгы мондый проблеманың булуы белән килеште һәм автокала төзелеше таңында күбрәк «КАМАЗ» заводы һәм торак төзү турында уйланганын аңлатты. Яңгыр сулары канализациясе челтәрләре тулысынча үтәлмәгән. Хәзер аларның җитешсезлекләре сизелә, ремонтлануга карамастан гамәлдәге яңгыр канализацияләре һаман юыла.
"Тулы күләмдә яңгыр канализациясен төзү өчен якынча 2,5 млрд сум акча кирәк", - диде Наил Мәһдиев. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, быел инженер челтәрләрен ремонтлауга 50 млн сум бүлеп бирелгән.
Яр Чаллыда хәзерге вакытта 266 км яңгыр канализациясе челтәре, 8886 колодец люгы һәм 2293 яңгыр кабул итү рәшәткәсе теркәлгән. Яңгыр канализациясе челтәрләрен карап тоту һәм ремонтлау «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП көче белән гамәлгә ашырыла.
Әлеге предприятие хезмәткәрләре көн саен йөреп, челтәрләрнең торышын тикшереп торалар. Авария хәлендәге участокларны ачыклаганда 3 тәүлек эчендә җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар үткәрелә, ә челтәрләрне капиталь ремонтлау ихтыяҗы ачыкланган очракта, объект киләсе календарь елгы эш планына кертелә.
Эшләр планына “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” һәм “Юл-урам челтәрен ремонтлау” федераль һәм республика программалары буенча юл эшләре планына кертелгән автомобиль юлларында эшләүче инженер челтәрләрен юдыру һәм чистарту кебек эшләр алып барыла. Анда югарыда күрсәтелгән программаларда яңгыр сулары канализациясе челтәрләрен чистарту буенча эшләр каралмаган дип аңлатыла.

 

 

http://nabchelny.ru/news/34854

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев