Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда яшәүчеләрнең 46%ына гриппка каршы прививка ясалды

Яр Чаллыда гриппка каршы вакцинацияләү 46,6%ны тәшкил итә.

Бу узган ел белән чагыштырганда 15%ка күбрәк. Шул хакта “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов хәбәр итте.
Шәһәрнең медицина учреждениеләренә быел гриппка каршы 247 980 доза вакцина кайтартылган. Шуларның 162 965е-өлкәннәр өчен, 85 015е-балалар өчен. Кергән барлык вакцина шәһәрнең өлкәннәр һәм балалар сырхауханәләре тарафыннан да 100%ка үзләштерелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр кеше грипка каршы прививканы алдан ук ясатмаган икән, моны эпидемия сезонында да эшләргә мөмкин.
Грипп буенча эпидемиологик халәт шәһәрдә 2017-2018 еллар эпидемия сезонының гомуми тенденцияләрен кабатлый, Идел буе федераль округы өчен уртача интенсивлык белән характерлана. Узган атнада автокалада көчле респиратор инфекцияләре белән авыручылар саны 10000 кешегә 32,7 кешене тәшкил итте, бу эпидемия бусагасыннан 39%ка түбән. Грипп очраклары теркәлмәгән. Шулай ук узган атна белән чагыштырганда, көчле респиратор инфекцияләре белән авыручылар санының 4,3%ка кимүе билгеләнә.

 

http://nabchelny.ru/news/34445

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев