Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Залесный проспекты юлын капиталь ремонтлау тәмамланды

Яр Чаллыда төзүчеләр «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башкарылган Залесный проспектында капиталь ремонт эшләрен төгәлләделәр. Башкарылган эшләрнең сыйфатын бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев тикшерде.

2,7 км озынлыктагы машиналар йөрү өлеше һәр юнәлештә ике хәрәкәт полосасыннан тора. Төзүчеләр асфальтның яңа катламын, монолит борт ташын җәйделәр, юл билгеләре урнаштырдылар, җәяүлеләр кичү юлларын тәртипкә китерделәр, юл тамгасы билгеләделәр.

 

 

 

 

Ремонттан соң проспект буйлап 100 яңа яктырту баганасы, 10 тукталыш павильоны, биш җәяүлеләр юлы, дүрт ясалма юл тигезлеге барлыкка килде. Объектта эшләрне «ПАД» МУП хезмәткәрләре башкарды.

 

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев