Яр Чаллыга ярминкәләргә 800 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыга ярминкәләргә 800 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән

Узган шимбәдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре гадәттәгечә расланган өч мәйданчыкта узды: Г.Тукай исемендәге яр буенда урнашкан «Төзүчеләр» стадионы янында, Ипподромда һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә.

Татарстан Республикасының 13 муниципаль районыннан барлыгы 800 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде: Әгерҗе, Актаныш, Аксубай, Лениногорск, Алабуга, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Сарман, Тукай, Ютазы.
Чаллылылар бәрәңге, суган һәм башка яшелчәләр, шулай ук ит һәм ит продукциясен актив сатып алдылар. Сарман муниципаль районы «Төзүче» стадионы мәйданчыгында концерт программасы да оештырды.

Фото: http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ярминкә

Нет комментариев