Яр Чаллының АМЯХдә беренче тапкыр пациентның зур яман шешен алганнар
Җиде сантиметрлы шеш сидек куыгында урнашкан
Җиде сантиметрлы шеш сидек куыгында урнашкан.
62 яшьлек пациентның сидек куыгыннан 7 см чамасы зур шешен беренче тапкыр Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә алдылар. Операцияне онкоуролог Линар Нигъмәтуллин үткәргән. Бу хакта мәгълүматны медучреждениянең «Инстаграм» битендә бастырдылар.
Ирне көчле авырту борчыган. Диагностика вакытында табиблар шешне билгеләделәр һәм кичекмәстән операция ясарга булганнар. Сидек юлы аша резектоскоп кертеп. Аппарат очында кечкенә видеокамера булган, аның аша табиб һәр гамәлне күзәтеп торган. Аннары белгеч электрод ярдәмендә шешне бетергән.
Операциянең мондый төре пациентны тизрәк тернәкләндерүгә ярдәм итә. Берничә көннән ирне хастаханәдән чыгарачаклар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев