Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының "ашыгыч ярдәм" күрсәтү фельдшерлары бер пенсионерны үлемнән коткарып кала алалар

71 яшьлек хатын-кыз эч авыртуыннан зарланган булган.

71 яшьлек пенсионер төн уртасында ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасын чакыра. Чаллы кешесе эче авыртуга, хәлсезлеккә, күңел болгануга һәм йөрәк тибүенә зарлана. Килгән фельдшерлар Вячеслав Степанов һәм Элина Хәмитова миокард инфарктының сирәк очрый торган формасын диагнозлыйлар. Бу очракта авырту күкрәктә түгел, ә корсак астында барлыкка килә.
Пенсионерны хастаханәгә алып барырга карар итәләр, ләкин бу вакытта хатын аңын югалта һәм сулыш алмый башлый. Табиблар йөрәкне "эшләтеп җибәрү" өчен барысын да эшлиләр - моңа алар бары тик биш минут кына сарыф итәләр! Шул рәвешле хатынның баш миен саклап кала алалар, башына зыян тими. Реанимация гамәлләреннән соң әбине хастаханәгә озатып куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коткару