Яр Чаллының «Тулпар» сәүдә үзәгендә COVID-19дан вакцинацияләү пункты ачылды
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының «Тулпар» сәүдә үзәгендә COVID-19дан вакцинацияләү пункты ачылды

«Тулпар» сәүдә үзәгендә COVID-19дан вакцинация пункты эшли башлады.

Анда үзе белән паспорты, ОМС полисы һәм СНИЛСы булган һәркем прививка ясата ала. Вакцинация алдан язылмыйча чират тәртибендә уза.  
Вакциналаштыру пункты көн саен 8:00дән 19:00гә кадәр эшләячәк.
Билгеләп үтик, «Омега» сәүдә үзәгендә вакцинацияләүнең мобиль пункты эшен туктата.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


коронавирус

Нет комментариев