Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ярты миллионлы Яр Чаллы халкын меңләгән сан алучы күчерәчәк

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак. Авыр эпидемиологик хәл үз төзәтмәләрен безнең илдә барган барлык процессларга кертте. Бөтенроссия халык санын алу да әлеге перипетияләрне читләтеп узмады.

РФ Хөкүмәте карары проектында аны уздыру сроклары билгеләнде. Исәпкә алуның төп этабы 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак. Төп чараның максаты - халыкның санына һәм структурасына кагылышлы рәсми статистик мәгълүмат формалаштыру, аны Россия территориясе буенча социаль-икътисадый характеристикалар белән бергә бүлү.

Бу мөһим эштә 1000нән артык шәһәр халкы катнашачак. Алар өчен кирәкле барлык экипировка - бренд шарфлары, яктылык кайтаргыч полосалы һәм сан алуның логотибы булган зәңгәр жилетлар - инде штабларга кабул ителде. Ләкин атрибутика әлегә таратылмаган.

Исәпкә алуның барлык мәгълүматлары социаль өлкәдә бюджет төзегәндә исәпкә алыначак. Шунысы мөһим: халык санын алу беренче цифрлы сан алу булачак. Халык аны Дәүләт хезмәтләре порталында яки МФЦда урнашкан стационар участокларда уза алачак.

Фото: suleiman-stalskiy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: перепись населения