Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Язучылар "Аулак өй-баттл"га җыелды

Шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә республикакүләм "Аулак өй-баттл" бәйгесе булды. Анда Казаннан килгән командага каршы Чаллының "Ләйсән" әдәби берләшмәсе әгъзалары көч сынашты.

Өч этапның беренчесе  шигырь җыю иде. Катнашучыларга кәгазь кисәкләренә бүленгән билгеле шигырьнең сүзләрен юлларга тезеп, аның авторын әйтергә кирәк булды. Бу биремне Чаллы командасы уңышлы башкарып чыкты. Икенче сынау - такмаклар язып, аларны гармунга матур итеп җырлау иде. Өченчесе - йөзек салу. Йөзек ролен биремнәр язылган билет үтәде.
 Шул ук вакытта тамашачылар да үзара көч сынашты: инстаграм битләренә бәйгедән фото урнаштырып иң күп лайк җыючыга махсус бүләк тапшырылды.
Әйе, бәйге булгач, җиңүче һәм җиңелүчесез булмый. 89га 80 исәбе белән Казанлылар беренче урынны яулады. Чыннан да, бик көчле команда килгән башкаладан: 400дән артык җырлар авторы Гөлсәрвәр, педагог һәм шагыйрә Суфия Мостафина, язучы Рәсимә Гарифуллина, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Йолдыз Шәрәпова, Әңгам Атнабаев премиясе лауреаты Галия Гайнетдин, Арчаның "Каурый каләм" берләшмәсенең абсолют җиңүчесе Марсель Шәрәпов, Нурлатның "Мишәр кызлары" командасының абсолют җиңүчесе Фәүзия Мөхәммәтова. Музыкаль бизәлеш Рафинат Сәләховтан.
Катнашучыларны да, шулай ук, Казан кунаклары бәяләде. Жюри әгъзалары арасында филология фәннәре докторы, профессор Тәлгат Галиуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, С. Сөләйманова премиясе лауреаты Фәүзия Солтан һәм югары категорияле педагог Чулпан Фәйзелгатова бар иде.
Бәйгене «Үз өем» электрон журналның баш редакторы Сәрия Закирова оештырып, алып барды . Белеме буенча ул журналист һәм филолог. 4 бала әнисе.
«Үз өем» журналының "Китап киштәсе" дигән сәхифәсенә шигырьләр куя башладым. Шулчак бик күп кайтаваз алдым. Сораулар, тәкъдимнәр яуды. Хәтта Мәскәүдән дә элемтәгә чыктылар. Кешегә аралашу кирәк, күрешеп сөйләшү дигән фикер туды. Боларны исәпкә алып,  Китап йортында ябык "Аулак өй- баттл" кичәләре оештыра башладым. Анда бик күп танылган шагыйрәләр катнашты» , - ди Сәрия ханым.
Хәзер инде бәйге язучылар, шагыйрьләр өчен генә түгел, мәктәп балалары өчен дә махсус программа буенча үткәрелә. Аңа биремнәрне Әдәбият дәреслегенә таянып әзерлиләр. Балалар да, өлкәннәр дә баттлга әзерләнгәндә күптән укымаган китапларын кабат кулларына алалар. Уртача бер баттл 30лап кешегә китап укыта икән.
«Быел республикабыз районнарында йөреп, иң- иңнәрне билгеләсәк, киләсе елда Россия шәһәрләренә дә чыгабыз. Яңа елдан соң Уфага бару планы төзелде. Декабрь аенда йомгаклау бәйгесе узачак. Казанда булачак әлеге бәйгедә иң көчле командалар көч сынашачак. Чаллыдан җыелма командага Рушания Гыйләҗева сайлап алынды. Алабугада да булып кайттык. Алда Саба көтә. Мәдәният министрлыгы, шулай ук Татарлар конгрессы, Язучылар союзы да безгә теләктәшлек белдерә. Районнарга чыгарга автобусларны да алар биреп тора. Бу безнең өчен бик мөһим,"- дип уртаклашты Сәрия ханым.


Айзирә Имамова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә