Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ҖӘЙГЕ ЛАГЕРЬЛАР КАЙДА БАР, НИЧӘ СУМ?(Әти-әниләр колагына)

Җәйге каникулларның бер ае инде узып та бара. Авылда әби-бабайсы булмаган балаларның әти-әниләрен каникул башлануга бер сорау борчый: балаларны кая куярга? Иң оптималь вариант – җәйге лагерьларга урнаштыру.

Быелгы сезонда Татарстанда төрле категориягә керүче 1811 лагерь эшли. Аларның 118 е – шәһәр янында урнашкан стационар лагерьлар, 14 лагерь – санаторий-курорт оешмасына карый, 81 е – палаткалы лагерь, 966 е – мәктәп тирәсендәге көндезге ял итү урыны, 628 – хезмәт һәм ял лагере, 4 лагерь Кара диңгез буенда.
Балаларның җәйге ялын оештыру өчен республика бюджетыннан 1 458,8 млн сум акча бүлеп бирелгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу 27,4 млн сумга күбрәк. 54 831 бала лагерьларда бушлай ял итә ала. Болар: инвалид балалар, күп балалалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, авыр тормыш шартларында калучылар. 80 бушлай путевка – Кара диңгез буендагы лагерьлар өчен.
Таланлы балалар, олимпиада җиңүчеләре, төрле конкурслар дипломантлары өчен бушлай 17145 путевка тәгаенләнгән. Аларның 940 ы – Кара диңгез буендагы лагерьларга.
Бәяләргә килгәндә, алар төрле категория өчен төрлечә.
18 көнлек бер смена өчен уртача 4500-5000 сум. Сәламәтләндерү лагерьлары һәм диңгез буендагылары өчен бәяләр бераз үзгәрәк. 

 
Лагерьларга путевка алу мәсьәләсе кызыксындырса, «Лето» Республика үзәге» дәүләт бюджет оешмасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Балаларның җәйге ялын оештыру белән алар шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев